news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада WorldSkills Russia илкүләм финалын август ахырына күчерделәр

WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалы 21-25 июльдә узарга тиеш иде.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Короновирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионаты финалы 25-29 августта узачак.

Чемпионатны июль аенда уздыру эпидемиология вазгыяте начараю сәбәпле, Роспотребнадзор тарафыннан хупланмады.

Чемпионатка килүче 18 яше тулган бар кеше дә коронавирустан вакцина ясаткан булырга тиеш, дип билгеләп үтелә.

WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалы 21-25 июльдә узарга тиеш иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100