Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Сабан туе булмаячак
Бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган көрәш буенча Дөнья кубогы да август аена күчерелгән.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә коронавирус вазгыяте катлаулану сәбәпле, быел традицион Сабан туе булмаячак. Бу хакта Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкала Сабан туе 3 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү Хакимияте бәйрәмне уздырмау турында карар кабул итте. Сабантуй онлайн-форматта да уздырылмаячак.
Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган көрәш буенча Дөнья кубогы да август аена күчерелгән.
«2022 елда мәскәүлеләрнең һәм башкала кунакларының яраткан бәйрәме безнең „Коломенское“ музей-тыюлыгында кабат бергә җыяр һәм дөньякүләм масштабта матур этномәдәни вакыйга булыр дип ышанабыз», — диделәр Мәскәү татарлары автономиясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз