news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Болгарда «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үтәчәк

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырлардагыча «Шәрык базары» оештырылачак.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 3 июль көнне татар яшьләре Болгар музей-тыюлыгы биләмәсендә «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үтәчәк. Этномәдәни фестиваль 11 сәгатьтә башлана.

Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальнең үзәк мәйданчыгында  урта гасырлардагыча «Шәрык базары» оештырылачак. Анда кул эшләре әйберләре белән янәшә, сәүдә рәтләре дә тезелеп китәчәк. Шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгатькә караган һөнәрчелек остаханәләре, андагы иҗади шөгыльләр тәкъдим ителәчәк.

Мәйданчыкларда Идел буе халыкларының милли ишегаллары, аларның көнкүреше, кием-салымы, аш-су тәкъдим ителәчәк.

Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды. Оештыручылар: Татарстан Республикасының «Татар мәдәни ресурс үзәге» һәм «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100