news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш

Тарихи хәтер яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең рухи-әхлакый нигезләренең берсе булып тора, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш. Бу хакта «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советының уртак утырышында парламент башлыгы, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без илебез тарихының хәсрәтле сәхифәләрен истә тотарга тиешбез. Һәм дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш, бу аларны социаль категорияләренә бәйле булырга тиеш түгел», — диде парламент башлыгы. 

Тарихи хәтер яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең рухи-әхлакый нигезләренең берсе булып тора, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук 1999 елда «Яңа гасыр» хәрәкәтен булдыруның максаты актив гражданнарны Татарстанның иҗтимагый тормышына, шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында халыкның күрсәткән батырлыгын саклап калуга катнашуга җәлеп итү, диде.

«Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең территориаль бүлекчәләренә Бөек Ватан сугышы вакытында балалар һәм яшьләрнең хезмәт батырлыгы турында «Хезмәт белән яуланган Җиңү» республика видеороликлар конкурсын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100