news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр докторы Башкортстанда XX гасыр башында милләтара тел татар теле булуын әйтте

1920-1930 елгы җанисәптә чуваш, мари һәм удмуртларның яртысыннан күбесе татар телен белүен күрсәткән булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Хөкүмəте каршындагы Икътисад университеты Уфа филиалының Фəлсəфə, тарих һəм хокук кафедрасы мөдире Рушан Галләмов 1920-1930 елларда Башкортстан территориясенең Көньяк Урал ягында татар теле милләтара тел буларак кулланылганын әйтте.

«1970 елгы җанисәп материалларыннан файдаландым. Ул вакытта халыктан нинди тел белүләре турында сораштыра башлаганнар. Чагыштыру өчен, 1920-1930 елларда чуваш, мари һәм удмуртларның яртысыннан күбесе татар телен белүен күрсәткән. Бу — Көньяк Уралда Башкортстан территориясендә татар теле милләтара тел булуы белән аңлатыла», — диде ул Тарих институтында узган халыкара конференциядә.

Галим татар һәм башкорттан кала, рус булмаган халыкларның этносөйләм телен анализлаганын әйтте.

«Бөек Ватан сугышы елларыннан соң телне белүчеләр саны кими. 1970, 1979 һәм 1989 елгы халык саны исәбен алу нәтиҗәләрен карасак, татар телен белгән чувашларның саны сигез проценттан дүрт процентка төшә, ә Совет чорыннан соң алынган җанисәп буенча — 2002 елда татар телен белгән чувашлар 19 процент, 2010 елда 13,6 процент тәшкил иткән», — дигән саннар китерде ул.

Рушан Галләмов фикеренчә, мантыйкка таянып эш иткән очракта, бу хәлнең булуы мөмкин түгел. «Бу кеше ышанмаслык саннар. Кызганыч, Совет чорыннан соң алынган җанисәптә бик үк аңлашылып бетмәгән саннар китерелә. Бу нәрсә белән бәйледер — аңламыйм», — дип сөйләде ул.

Галим «ХХ гасырда — XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты» дигән темага халыкара конференциядә бүгенге көндә Башкортстанда 170 меңнән артык чуваш, 104 мең мари, 22 мең удмурт яшәвен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100