Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт галиме «төньяк-көнбатыш диалекты»н татар галимнәре белән бергә өйрәнергә өнди
Нәркис Әхмәдиева фикеренчә, уртак фикергә килеп кенә уртак карар чыгарып була.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең аралашу теле мәсьәләсен дөрес билгеләү өчен, башкорт һәм татар галимнәре бу теманы бергәләшеп өйрәнергә тиеш. Бу хакта Тарих, тел һəм əдəбият институтының Башкортстан тарихы бүлеге өлкəн фəнни хезмəткəре Нәркәс Әхмәдиева әйтте.
«Башкортстанның көнбатышындагы сөйләмне «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атыйлар. Миңа калса, бу сорауны Татарстан һәм Башкортстан этнологлары һәм тел белгечләрен җәлеп итеп, бергәләшеп өйрәнергә кирәк. Уртак карар чыгару зарур», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Галимә үзе генә нәтиҗә чыгара алмавын әйтте. «Мин рус мәктәбендә укыдым. Милләтем буенча башкорт булам. Мин тел галиме түгел, тарихчы. Шул рәвешле, җитди карар чыгару кыен», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз