news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 градуслы эсселек булачак

Республикада урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.

Татарстанда 30 градуслы эсселек булачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанга 30 градуслы эсселек килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада элеккечә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, ә көндез аерым районнарда көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан җилләр көчәюе ихтимал.

Төнлә һава температурасы 11дән 16 градуска кадәр җылы булачак. Көндезен һава +25, +30 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot