news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар артачак. Индексация РФ Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы нигезендә үткәрелә.

Шул ук вакытта, илнең һәр төбәгендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү күләме үзгәрүдә үзләренең максималь индексы билгеләнгән.

Ненец автономияле округында тарифлар — 2,4, Санкт-Петербургта — 3,8, Мәскәү өлкәсендә – 4,1, Мәскәү шәһәрендә — 5, Чечня Республикасында 6,5 процентка артыр дип көтелә.

Татарстанда исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.

Аерым алганда, республикада газга уртача тариф – 3, җылылык энергиясенә – 3,3, су белән тәэмин итүгә 2,9 процентка артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot