news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты

Һава транспорты федераль агентлыгы чит ил кешеләренең Россиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты. Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) чит ил кешеләренең Россиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты. Шул хактагы телеграмма алу турында Домодедовода һәм S7 авиакомпаниясендә әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Март ахырыннан мондый документлар ай саен чыгарыла. Яз көне хөкүмәт коронавирус пандемиясе аркасында халыкара даими һәм чартер рейсларын туктатты, бу исә керүне генә түгел, читкә чыгуны да тыю дигәнне аңлата.

Йөк, почта, санитар һәм гуманитар рейслар, техник хезмәт күрсәтү өчен буш самолетларны куу, ил территориясендә илтеп җиткерү (экипажны алыштыру) өчен транзит очышлар һәм хөкүмәтнең аерым карарлары буенча очышлар искәрмә булып тора.

Басма әңгәмәдәшләре аңлатканча, халыкара элемтә ачу турында карар кабул ителгәч, Росавиация яңа телеграмма чыгарачак. 

Июнь аенда Росавиация башлыгы Александр Нерадько хөкүмәткә чит илгә очышларны яңарту планын тәкъдим итте. Аның фикеренчә, БДБ дәүләтләреннән башларга, ә аннары эпидемиологик вазгыятькә карап, башка илләрне кушарга мөмкин. Әлегә аның тәкъдиме хупланмады.

Элек Транспорт министры Евгений Дитрих, барыннан да элек эчке ташуларның куркынычсыз булуына инанырга һәм шуннан соң гына чикләрне ачарга кирәк, дип әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100