news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Казан лаеклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» булды

«Җиңү» оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирде.

Ольга Павлова: Казан лаеклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» булды
Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова матбугат хезмәте

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Казан хаклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» булды. Бу хакта «Җиңү» оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре билгеле булгач, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде.

«Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү – тылда илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүен какшамас физик көч һәм какшамас характер белән тәэмин иткән ветераннарга хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек», – диде парламентарий.

Сәясәтче фикеренчә, Бөек Ватан сугышында тылның ролен бәяләп бетерерлек түгел. Бу - фронтның матди ихтыяҗларын тәэмин итү, оборона сәнәгатен үстерү. Бу - совет конструкторларының ул чор өчен өр-яңа кораллар булдыру өлкәсендә эшләве һәм алар искиткеч тизлек белән барлыкка килгән һәм ахыр чиктә Кызыл Армиянең диңгездә, һавада һәм җирдә өстенлеген тәэмин иткән.

Бу куәтле икътисади нигездән, тылда халыкның фидакяр хезмәтеннән, көндез станок янында торган яки кырда эшләгән, ә төнлә солдатлар өчен бияләйләр бәйләгән совет кешеләренең рухи ярдәменнән башка армия дошманны җиңә алмас иде, дип өстәде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100