news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Аксакаллар шурасы җыен уздырган

Егермедән артык рәссам ун көн дәвамында Урман Зәе ярындагы гүзәл күренешләрне ясаган һәм күргәзмә оештырган.

Әлмәттә Аксакаллар шурасы җыен уздырган
Фазыл Вәлиәхмәт

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Күптән түгел Әлмәт районының Салкын Алан авылында Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы җыен уздырды. Олуг җыен шушы авылның һәм республиканың 100, сугыш тәмамлануның 75 еллыгына багышланган иде. Бу турыда «Бөгелмә авазы» басмасы хәбәр итә.

Чараның беренче өлеше авыл мәчетендә узды. Аны авылның патриоты, милләтпәрвәр Илдус Маликов оештырган: җомга вәгазен дә ул үзе сөйләде һәм намазын да алып барды. Аннары Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов чыгыш ясады һәм эш-гамәлләре белән танылган шура әгьзаларына «Татарстан Республикасының 100 еллыгы» медальләрен тапшырды.

Җыенда милләтебезнең мөхтәрәм затлары Индус һәм Энгель Таһировлар, Фәндәс Сафиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Нәкыйп Нәккаш һ.б. да чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров кунакларга үзенең китапларын бүләк итте. Соңыннан очрашу Бәрәкәтле Алан авылында дәвам итте. Бу матур табигать кочагында Татарстан рәссамнарының иҗат берлеге чираттагы 30нчы пленэрын үткәргән.

Егермедән артык рәссам ун көн дәвамында Урман Зәе ярындагы гүзәл күренешләрне ясаган һәм күргәзмә оештырган. Татарстан рәссамнарының иҗат берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев иҗади десантны оештыруда һәм бүгенге чараларны уздыруга зур өлеш керткәне өчен Салкын Алан мәчете имамы Илдус хәзрәт Маликовка, «Хәзинә» газетасы мөхәррире Илшат Мингәрәевкә Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Берлек рәисе Альберт Шиһабиев пленарның бик мөһим иҗат лабораториясе булуын әйтеп узды һәм бу чарада катнашкан рәссамнарга истәлеккә дипломнар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100