news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Халыкара чикләр федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгәннән соң ачыла

Лилия Галимова Татарстанда яшәүчеләрнең кайчан чит илгә чыга алачагы хакында сөйләде.

Казан Кремле: Халыкара чикләр федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгәннән соң ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан халкы Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр белән бер үк вакытта чит илләргә ирекле рәвештә чыга алачак. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Татарстан Республикасында халыкара чикләр Россия Федерациясе белән бер үк вакытта һәм федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгәннән соң ачылачак», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге, соңгы мәгълүматларга таянып, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне киметү турында карар кабул итә. Бу уңайдан планлаштырылган бернинди даталар һәм сроклар юк.

2 августтан Казаннан Истанбул һәм Прагага авиарейслар ачылачагы билгеле булган иде инде. Гамәлдәге чикләүләргә дә карамастан, Turkish Airlines һәм Smartwings авиакомпанияләре үз маршрутларына билетлар сата башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100