news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Авылларда Сабантуй уздыру инициативалары юк

Коронавирус аркасында традицион бәйрәм 4 июльдә онлайн-форматта узачак.

Галимова: Авылларда Сабантуй уздыру инициативалары юк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүгенгә Татарстан авылларында Сабантуйлары уздыру буенча зур инициативалар юк. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенгә Сабантуйлар уздыру буенча ниндидер зур инициативалар юк. Ләкин Президент бездә булган бердәм традицияләрне, шул исәптән Сабантуйны да саклау мөһим дип саный. Шуңа күрә аны онлайн-форматта уздыру карары кабул ителде», — диде Лилия Галимова.

Сабантуй ТНВ телеканалында һәм «Болгар» радиосында трансляцияләнәчәк. Онлайн-форматта Сабантуйның бөтен мөһим мизгелләре, шул исәптән концертлар, көрәш һәм ат чабышлары күрсәтеләчәк. Трансляция иртәнге сигездә башланып кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.

Галимова быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына уздырыла ала дип искәртте.

«Алдарак Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында шәһәрләрдә Сабантуйлары узмаячак дигән иде. Ә менә авылларда җирле хакимият һәм халык үзара килешү шарты белән бу бәйрәмнәр уздырылырга мөмкин. Бүген без бу мәсьәләдә активлык күрмибез», — диде Лилия Галимова.

Алдарак Рөстәм Миңнеханов авыл Сабантуйларын иң дөрес һәм чын бәйрәм ди санавын әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100