news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинооператор һәм кинорежиссер Әнвәр Габдрахманов вафат булды

Әнвәр Габдрахманов Казан һәм Татарстанның танылган кешеләренә багышланган документаль фильмнар төшергән.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Кичә Казанда архитектор, Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Габдрахманов вафат булды. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Әнвәр Габдрахманов Казан һәм Татарстанның танылган кешеләренә багышланган документаль фильмнар авторы буларак билгеле. Аның геройлары-сәясәтчеләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре. Аларны төшергәндә, ул бер үк вакытта сценарист, режиссер, оператор һәм продюсер да булган.

Әнвәр Габдрахманов тамашачыларга «Мин кешеләрне яратам» (Татарстанның беренче Президенты турында), «Хәсән Туфан», «Якуповлар рәссамнар династиясе», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстанның керткән өлеше», «Әлфия Авзалова белән очрашу», «Казан алтыны серләре» һәм башка фильмнары белән таныш.

Ул Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулуга багышланган “Крылатая Казань” фильмын төшергән.

  • Әнвәр Габдрахманов 1953 елның 18 апрелендә туа. 1984 елда ВГИКның операторлык факультетын тәмамлый. 1992 елда сценаристлар һәм режиссерлар өчен югары курсларны тәмамлый. 1978 елдан оператор ярдәмчесе, оператор ассистенты, ә 1986 елдан оператор, Казан кинохроника студиясе режиссеры булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100