Нурлат интернаты кышны кайгырта

Биредә эшнең кызган чагы

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). 150 банка кыяр кышкыга әзер, һәм бу сан көн саен арта тора. Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты үз теплицаларында үстергән яшелчәләрдән әнә шулай кышкыга запасны ел да әзерләп калдыра.

Запас быел аерата мулдан булырга охшый, чөнки май урталарыннан табынга чыга башлаган кыяр уңышы әле дә кимер кебек түгел. Тиздән помидорларны да күпләп маринадларга керешәчәкләр, чөнки өлкәннәр рационына шулай ук байтактан үз помидорлары өстәлгән, дип хәбәр итә районның “Дуслык” газетасы.