Әлмәттә киләсе ягулык сезонына әзерләнәләр

Җылылык, кайнар су белән тәэмин итүнең эчке системаларын юдыру һәм гидравлик тикшерү йортларның 65 процентында башкарылган

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Әлмәттә агымдагы ремонт барышына аеруча зур игътибар биреләчәк. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында булып узган киңәшмәдә җиткерде.

- Халыктан җыелган акчаны җилгә очырырга ирек бирмәячәкбез. Безнең юрисдикция җитмәгән җирдә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәкбез, - диде ул үзенең чыгышында.

Шәһәр микрорайоннарына сәяхәт кылганда М. Салихов кайбер урыннарда агымдагы ремонтка бик салкын караш булуын ачыклаган. Кайбер йортларда подъездларга һәм керү төркемнәренә күптән ремонт ясалмаган. Аларның күбесе искергән һәм күптән буялмаган, күбесендә “совет чоры” тәрәзәләре. Югыйсә күп кенә торак-коммуналь хуҗалыклар инде берничә ел элек үк, “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” программасын тормышка ашыру кысаларында, пластик тәрәзәләр урнаштырганнар. Бу хакта киңәшмә барышында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рияз Комаров сөйләде.

Хәзерге вакытта Әлмәттә киләсе ягулык сезонына әзерләнү эшләре алып барыла. Р. Комаров хәбәр иткәнчә, идарәче оешмалар һәм ТМШлар түбәләрне, үзәктән җылытуның йорт эче системасын, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын агымдагы ремонтлауны төгәлләгән. Келә (запор) арматурасын алмаштыру өчен барлыгы 27,7 миллион сум акча тотылган.

Бүгенге көндә җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүнең эчке системаларын юдыру һәм гидравлик тикшерү йортларның 65 процентында башкарылган. Шәһәр һәм районның торак фондында барлыгы 983 күпфатирлы торак йорт исәпләнә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.