news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшел Үзәндә физик тәрбиягә багышланган киңәшмә үткәрелде
Агымдагы уку елында уку йортларында физик культура һәм спорт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре буенча Арча педагогика көллияте җиңү яулады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Яшел Үзән, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән шәһәрендә “Татарстанның урта уку йортларында физик тәрбия һәм спортның бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага киңәшмә уздырылды.
“Арча хәбәрләре” язганча, бу киңәшмәдә агымдагы уку елында уку йортларында физик культура һәм спорт өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Урта уку йортлары арасында һәр елны 13 спорт төре буенча спартакиада уздырыла һәм шул 13 төрнең иң яхшы 6сы буенча уку йортына урын бирелә.
2009-2010 уку елында бу күрсәткеч буенча Арча педагогия көллияте җиңеп чыкты. Арча спортчылары җиңел атлетика кроссы, чаңгыда йөгерү, волейбол, туризм буенча - беренче, баскетбол (кызлар) һәм җиңел атлетика (шулай ук кызлар арасында) икенче урыннарга лаек булдылар.
Шушы ук киңәшмәдә физик культура һәм спортның куелышы буенча һәр уку йортының рейтингы билгеләнде. Арча педагогика көллияте бу күрсәткеч буенча да иң күп - 325 балл җыеп, беренче урынны яулады. Көллияткә республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, урта уку йортлары директорлар советының бүләкләре тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot