“Татар-информ” агентлыгында яңа таможня кагыйдәләре турында сөйләделәр

1 июльдән яңа Таможня берлеге булдырылды һәм яңа Таможня кодексы гамәлгә керде
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 июльдән яңа Таможня берлеге булдырылды һәм яңа Таможня кодексы гамәлгә керде. Бу уңайдан бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте полковнигы Альберт Мавликов һәм Татарстан таможнясының таможня посты башлыгы Максим Чмору яңа Кодекс кагыйдәләре белән таныштырды.
1 июльдән гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр Таможня берлеге чиге аша шәхси куллану өчен товарлар кертүне һәм чыгаруны тәртипкә салачак. Эшмәкәрләр өчен кагыйдәләр гадиләштерелә. Россия һәм Казахстан территориясендә җитештерелгән барлык товарлар ирекле рәвештә йөриячәк. Яңа Кодекс гамәлгә кергән вакыттан алып беренче 3-6 айлык күчү чорында барлык документларны тапшыру һәм рәсмиләштерү эше һәм иске, һәм яңа система буенча башкарылачак.
Билгеле булганча, таможня аша чыгарылган товарлар декларацияләнә. 2007 елдан Татарстан территориясендә электрон рәвештә декларацияләү башкарыла. Бүгенге көндә барлык декларацияләрнең 70 проценты электрон рәвештә тапшырыла. Хәзерге вакытта да Татарстан таможнясы Мәгълүмат технологияләре үзәге белән берлектә бу юнәлештә Интернет-технологияләрне үстерү эшен алып бара.
Таможня Кодексы таможня эшләрен гадиләштерү турындагы Халыкара конвенциягә – Киот конвенциясенә якынайтылган. Алай да, беренче айларда оештыру белән бәйле сораулар туарга мөмкин. Аның өчен Татарстан таможнясында вакытлы консультация үзәге эшли. ТР Хөкүмәте порталының Таможня битендә дә сораулар биреп була. Таможня хезмәтенең үзендә тәүлек буе 291-92-33 телефоны эшли, диде Альберт Мавликов.