Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәр Советларының уртак сессиясе булды

Сессиядә катнашкан депутатлар белән берлектә мөһим мәсьәләләр тикшерелде
(Әлмәт, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәттә район һәм шәһәр Советларының XXXVIII сессиясе булып узды. Аның эшчәнлегендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге, идарә, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Бу хакта “Әлмәт таңнары” хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районының Әлмәт шәһәр Советына депутатлар сайлауны үткәрү өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасы турында Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Ирек Фәррахов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, узган елның 11 нче декабрендә шәһәр Уставына үзгәрешләр кертелеп, быел аларның саны 15не тәшкил итәчәк. Шәһәр Советы составы 30 депутаттан торачак (элек 25 иде). Аларның 15е бер мандатлы сайлау округы, калган 15е партия исемлеге буенча сайланачак. Моңа бәйле рәвештә округ чикләре, сайлаучылар саны да артачак.
Сессиядә Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Уставларына, 2010 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.