news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кама Аланында бурычларын түләмәүчеләргә каршы көрәшәләр
Закон саклаучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча 205 суд боерыгын тикшерә
Скопировать ссылку
(Кама Аланы, 2 июль, “Татар-информ”, Галина Митина). Кама Аланында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәсе булды – июньдә җыелган акча 107 процент тәшкил иткән, ә бу май аена караганда 18 процентка артыграк.
Үткән айда бурычлары түләнмәгән 50гә якын фатирда суны өзгәннәр. Атна саен бурычлыларның исемлеге торак йортлар подъездына элеп куела һәм җирле газета битләрендә предприятиеләр буенча бурычлылар исемлеге дөнья күрә.
Муниципалитетның башкарма хакимияте, идарә итүче компания һәм торак-коммуналь өлкәсе предприятиеләре, микрорайон һәм йортлар буенча җаваплы хезмәткәрләрне җәлеп итеп бурычлары түләнмәгән фатирлар буенча йөрү зур яңгыраш тапты. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мәхмүтов идарәсендә төркем әгъзалары бистәдә урнашкан торак йортларның яртысыннан күбесендә булган. Оештырылган 45 төркемнең башкалары үзләренә беркетелгән аерым йортларны тикшерә.
Кама Аланында шулай ук суд приставлары да эшли. Искә төшереп үтәбез, закон саклачылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча 205 суд боерыгын тикшерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot