Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 12 районында яңа пляжлар барлыкка киләчәк
Татарстанның кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хисабында 40 пляж исәпләнә, аларның 26сы сезон башлануга әзер.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанның 12 районында яңа пляжлар барлыкка киләчәк, тагын 4 районда массакүләм ял итү урыннары җиһазландырылачак. Аларны киләчәктә пляжлар итеп үзгәртеп кору планлаштырыла.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.
Хәзер Татарстанның кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хисабында 40 пляж исәпләнә, аларның 26сы сезон башлануга әзер.
«Без пляжга болай гына килмибез, тикшерү алдыннан аны җирле үзидарә органнары әзерли. Бу вакытка пляж тулысынча әзер булырга тиеш — техник документация булырга, суның төбе тикшерелгән булырга, коткару посты урнаштырылган булырга тиеш», — дип аңлатты Венедиктов.
Аның сүзләренчә, быел кайбер пляжларны берничә мәртәбә тикшерергә туры килгән. Чаллыда ГИМС инспекторлары пляжларның берсендә берничә хилафлык тапкан, хәзер аны кабаттан тикшерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз