Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбендә җәйге лагерь ачылды
«Нур» көндезге лагере җәй дәвамында эшли.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июньнән Самара өлкәсендәге «Яктылык» мәктәбе янындагы «Нур» көндезге лагере эшли башлады. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Мәктәп яны лагерында балалар иртән зарядка ясады. Аннары музыка астында күнегүләр ясадылар һәм биеделәр. Асфальтта рәсем ясау бәйгесе дә оештырылды. Алар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә дә булды.Җәй дәвамында балаларны мавыктыргыч уеннар көтә», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз