news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көне бәйрәме уңаеннан киләсе атнада өч көн рәттән ял була

Шимбәгә туры килгән бәйрәм көне 14 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне, эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше буенча, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне бер көнгә туры килгәндә, ял көне эш көненә күчерелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел 12 июнь шимбә көнгә туры киләчәк. Шуңа күрә ул 14 июньгә, дүшәмбе көнгә, күчерелә. 11 июньдә эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot