news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары мәктәпкә алты яшьтән керә торган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк

Вице-премьер Татьяна Голикова закон проектында әлеге пункт махсус киңәшмә барышында төзәтелде дип ышандырды.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Балалары мәктәпкә алты яшьтән керә торган гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы кабинет әгъзаларының игътибарын әлеге документның башлангыч текстында балаларга агымдагы елның мартына кадәр алты яшь тулган гаиләләргә генә матди ярдәм алу мөмкинлеге булуына юнәлтте.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Путин вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итә. «Хезмәт министрлыгы эшләгән указ проектында бу акча 1 сентябрьдә мәктәпкә баручы балаларына агымдагы елның мартында алты ел яшь тулса түләнәчәк дип билгеләнгән. Март. Апрель. Май. Июнь. Июль. Август. Сентябрь», — ди ул.

Профильле вице-премьер дәүләт башлыгын закон проектында әлеге пункт махсус киңәшмә барышында төзәтелде дип ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100