news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында балаларга бәйрәм күчтәнәче тараттылар

Балаларга 223 туңдырма, 200 чупа-чупс, 100 сок өләштеләр.

Ютазы районында балаларга бәйрәм күчтәнәче тараттылар
http://yutazy.ru

(Ютазы, 2 июнь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Халыкара балаларны яклау көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче малайлар һәм кызлар шәхси эшмәкәрләрдән татлы күчтәнәчләр кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәхси эшмәкәрләр Нияз Биктимеров, Валетина Сорокина, Ләйсән Кубашева, Гүзәл Галиева, Эльмира Гатиятуллина, Эльза Полтьева бүлеп биргән бәйрәм бүләкләрен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре көн буе өләште.

Алар җәйге каникулның беренче көнен район үзәгенең Чкалов исемендәге, «Гаилә», «Яңарыш» паркларында, Урыссу, Фәнис Кәримов, Пушкин урамнарында каршы алган балаларга 223 данә туңдырма, 200 данә чупа-чупс, 100 данә сок өләште, дип хәбәр итте «Гармония» үзәге белгече Ильвира Абашева.

Бүген, шулай ук, коронавирус пандемиясе аркасында авыр тормыш шартларында калган күп балалы гаиләләр сигез азык-төлек җыелмасы кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100