Татарстанның суд приставлары иң яхшы журналист материалына конкурс игълан итте

Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе телевидение каналлары, радиостанцияләр, басма матбугатта эшләүче журналистларны конкурста катнашырга чакыра
(Казан, 2 июнь, “Татар–информ”). Татарстанның суд приставлары гаммәви мәгълүмат чараларында суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлегенә багышланган иң яхшы материалга конкурс игълан итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Конкурсның төп максаты – халыкны хокукый яктан тәрбияләү, суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм аның структур бүлекчәләре эшчәнлеге хакында оператив мәгълүмат бирү, җәмгыятьтә суд приставлары Федераль хезмәтенең уңай имиджын булдыру.
Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе телевидение каналлары, радиостанцияләр, басма матбугатта эшләүче журналистларны конкурста катнашырга чакыра. Материаллар турыдан–туры конкурста катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителә, алар 2009 елның 1 июненнән 31 декабрьгә кадәрге чорда гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күрергә яки эфирга чыгарга тиеш.
Гаммәви мәгълүмат чараларында суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенә багышланган иң яхшы материалга конкурс дүрт номинация (газета–журналларда иң яхшы басма материал, иң яхшы телевизион сюжет, иң яхшы радиотапшыру һәм иң актив гаммәви мәгълүмат чарасы) буенча үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте тарафыннан 2009 елның 31 декабренә кадәр 420059, Казан шәһәре, Шаляпин урамы, 51 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Телефоны: 277–31–36.