news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Кама эпидемиологлары кимерүчеләргә каршы көрәшә
Якын көннәрдә Түбән Кама эпидемиологлары шәһәр яны урманнары һәм сулыкларында дератизация үткәрергә ниятли
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың яшел массивларында эпидемиологлар кимерүчеләргә каршы көрәш башлады. Узган ял көннәрендә җирле гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре паркта һәм шәһәр зиратында дератизация үткәрде.
Дезинфекторлар агачлар һәм куаклар астында махсус җимнәр куйды. Якын көннәрдә яңгырлар туктау белән мондый кисәтү чаралары “Ильинка” мәдәни-күңел ачу комплексы территориясендә һәм аның янәшәсендәге урманда үткәреләчәк. Анда тычканнарга гына түгел, озынборын һәм талпаннарга каршы да дератизация уздыру күздә тотыла. Эпидемиологлар хәбәр иткәнчә, әгәр кимерүчеләрнең саны кимемәсә, дератизацияне кабат үткәрәчәкләр.
Шулай ук җәй җитү һәм коену сезоны якынлашу белән Түбән Кама районында сулыкларны озынборыннарга каршы эшкәртү чаралары да планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot