Әлмәт шәһәре прокуратурасы суд карарлары үтәлешен тикшергән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 2008 елның беренче кварталында суд карарлары үтәлеше буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә судка 51 дәгъва гаризасы юллаган
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Әлмәт шәһәре прокуратурасы тарафыннан, җирле үзидарә органнарының, мәгариф учреждениеләренең инвалидларны социаль яклау турындагы закон кагыйдәләрен үтәүне таләп итүче суд карарларына буйсынуы тикшерелгән.
ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турындагы” ФЗ нигезендә, инвалидларга барлык социаль инфраструктура объектларына керү өчен шартлар тудырылырга тиеш.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 2008 елның беренче кварталында, авыл җирлекләре башкарма комитетларына, мәгариф оешмаларына, төрле объектларга кергәндә инвалидлар өчен махсус җайланмалар (пандус, култыкса һ.б.) белән тәэминат буенча, судка 51 дәгъва гаризасы юллаган. Прокуратура белдергән дәгъваларның 45е канәгатьләндерелгән. Алты эш, җавап тотучыларның куелган таләпләрне үз теләкләре белән үтәве белән бәйле рәвештә туктатылган.
Бүгенге көндә шикаять ишетүчеләр прокурор белдергән таләпләрне үтәгән.