news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татар авыллары гомум берлеккә керү өметен өзми
Башкортстан татар милли хәрәкәте оешмалары чираттагы җыелышын үткәрде
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли хәрәкәте оешмалары чираттагы җыелышын үткәрде.
Бу очрашуда Башкортстан татар авылларын Россиядәге татар авыллары берлегенә кертү мәсьәләсе тикшерелде.
Башкортстандагы татар авыллары вәкилләре Россиянең татар авыллары ассоциациясен оештыру җыенында катнаша алмады.
Мәгълүм булуынча, шушы көннәрдә Татарстанның Актаныш районында Россиянең татар авыллары ассоциациясен оештыру җыены булып үтте. Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтае карарына нигезләнеп үткәрелде бу мөһим җыен.
Актаныштагы оештыру җыенында Башкортстаннан да күп кенә татар авыллары хакимият башлыклары катнашырга тиеш булган. Ләкин республика хакимиятләре аларга күрше республикага баруны катгый тыйган икән. Бу хакта утырышта Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сөйләде. Аның сүзләренчә, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, Россия Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Этнология институты галимнәре белән берлектә, Башкортстандагы һәрберсе 1 меңнән артык кеше яшәгән 59 иң зур татар авыллары исемлеген әзерләп, Казанга җибәргән булган. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты шулардан тагын сайлау үткәргән һәм 42сен “иләктән үткәреп”, ул авылларның хакимият башлыклары исеменә дә, республика җитәкчелегенә дә чакырулар җибәргән булган. Ләкин Башкортстан түрәләре, ни сәбәпледер, татар авыллары вәкилләрен Татарстанга җибәрмәүне хуп күргән.
“42 татар авылының берсеннән дә ассоциация җыенына вәкилләр җибәрелмәде”, - ди профессор Мәҗит Хуҗин.
Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, республика хакимиятләре каршылыгына карамастан, Башкортстан татар авылларын Россиянең иң зур татар авыллары ассоциациясенә кертү тырышлыклары тукталмаячак. “Моның өчен якын арада без сайлап алган авыллардан хакимиятләргә бәйле авыл советы башлыкларын түгел, ә татар милли хәрәкәте әйдаманнарын Уфада җыеп алачакбыз. Нәкъ менә алар Русиянең татар авыллары ассоциациясендә үз төбәкләрен вәкиллек итәчәк”, - ди Мәҗит Хуҗин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot