«Бәхетле балачак» бәйрәме

Казанда «Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестивале тәмамланды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген «Уникс» концертлар залында балаларның «Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестиваленең йомгаклау концерты узды.
Светлана Ишкузина җитәкчелегендәге «Бәхетле балачак» үзәге инициативасы белән уздырыла торган бу бәйрәм шушы еллар эчендә дөнья халыкларының традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәниятләренә сакчыл караш тәрбияләү үрнәге булып танылды. Быел Казан һәм Татарстан тамашачысына үзенчәлекле, янып торган 6 коллектив үз иҗатын бәяләргә мөмкинлек тудырды. Бүген аларның һәрберсе үз илләренең милли биюләре аша, бабалары җирендәге йолаларга алып кайтты.
Татар халкы борын-борыннан кунакчыллыгы белән аерылып торган халык. Бүгенге гала-концерт Татарстанны күп уңышлыры белән халыкара аренада таныткан «Бәхетле балачак» ансамбле башкаруында Сабан туе күренеше белән ачылды. Шушы бию белән алар Татарстан җиренә кунакка килгән Сербия, Венгрия, Төркия, Украина, Болгария коллективларын сәхнәгә чакырды. Чил халыклар тәкъдим иткән биюләрнең һәркайсының үзенә генә хас төсмере бар. Легендар Севастополь каласыннан килгән һәм Украинада балалар халык хореографиясе эталоны буларак бәяләнүче «Радость» ансамбле дәртле биюе, җитез хәрәкәтләр белән әсир итсә, Төркиянең Измит каласыннан килгән балалар ансамбле төрек халкына хас булган сагышны гәүдәләндерде. Төрек республикасы Казанга берьюлы ике коллективын җибәргән. Истанбулдагы «Ата илкойрәтим окулу» халык биюләре ансамбле үз-йола гадәтләрен җанлы музыка ярдәмендә хәрәкәтләр аша гәүдәләндерде. Бу кичтә Сербия башкаласы Белград шәһәренең «SVETISAVA», Болгариянең «Звонче», Бөтенроссия «Орленок» үзәгенең «Орлята», Казанның «Кристалл» ансамбле малайлары һәм кызлары залга җыелган тамашачыга, гала-концертны карарга килгән мөхтәрәм кунакларга онытылмас хәтирәләр бүләк итте. Фестивальдә катнашучыларны котларга кунак итеп «Йолдызлык» фестивале лауреатлары да чакырылган иде.
Бәйрәм бүләксез булмый. Бүгенге тамашаның кунагы булган ТР Президенты Минтимер Шәймиев халык биюләрен пропагандалаучы балаларга зур рәхмәтен җиткереп, коллективларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Фестивальнең иң яшь катнашучылары – Болгариядән 8 яшьлек Ажела Милконян белән төрек малае Фәхри Гөнәр Президентның махсус бүләгенә лаек булды. Быелгы Казан фестиваленә килгән иң кечкенә кунак алай да бу балалар түгел, ә Сербиянең «SVETISAVA» ансамбле художество җитәкчесенең 8 айлык кызчыгы иде. Серб кызына бу кичтә халыкара дәрәҗәдә беренче бүләген-Татарстан Президенты кулыннан татар милли костюмын алу насыйп булды.
Минтимер Шәймиев Казан балалар халык биюләре фестивале инициаторы, 30 ел республикада яшь талантларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче Светлана Ишкузинага зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүген ул җитәкләгән ансамбльдә төрле яшь төркемендә 500 бала шөгыльләнә. Татарстанда яшәүче милләтләр һәм башка илләр милли биюләрен пропагандалаучы коллектив Татарстан данын бик күп халыкара фестивальләрдә яклап, күп тапкырлар лауреат булып танылды. Минтимер Шәймиев Светлана Ишкузинаның халык иҗатын пропагандалауга керткән өлешен югары бәяләп, коллективка ТР Президентының Мактау хатын тапшырды.