Бөерләр һәм йөрәк авыруларын бергә карап-тикшерергә кирәк, чөнки алар үзара бәйле

Россия дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Гендлин әнә шундый фикердә

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген «Сәламәт йөрәк» экспедициясе барышы мәсьәләләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Гендлин әнә шулай дип белдерде. Табип сүзләренчә, сидектә аксымның (микроальбумин) нормадан тайпылышы буенча да йөрәк-кан тамырлары һәм шикәр авыруы куркынычы янавын ачыклап була. «Ләкин мондый тикшеренүләр әлегә фәнни үзәкләрдә генә башкарыла һәм поликлиникаларда аны гамәлгә кертү шарт булып тора», - дип басым ясап әйтте Г.Гендлин.
Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Альберт Галявич раславынча, соңгы 5 елда йөрәк-кан тамырлары авырулары котылгысыз рәвештә арта бара. 2007 елда гына да 912 меңнән артык кеше шушы авырулар белән теркәлгән. Гомумән, һәр елны уртача 7 меңнән артык яңа пациент теркәлә тора икән. Табиплар билгеләп үткәнчә, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, демографик хәл уңайлана алмый: Россия үлем-китемнәр буенча дөньяда алдагылар рәтендә. «Ирләр өчен уртача гомер озынлыгы 59 яшь булуын искәртик, ә йөрәк-кан тамырлары авырулары сәбәбеннән вафат булучылар барлык үлемнәрнең 56,7 процентын тәшкил итсә, Мәскәү белән Санкт-Петербургта ул – 65 процент, Татарстанда – 63,6 процент.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Рифинә Голубева сүзләренчә, республикабызда сәламәт кешеләр нибары 15 процент чамасы гына.
Санкт-Петербург медицина академиясенең эчке авырулар кафедрасы мөдире Владимир Хирманов: «Йөрәк-кан тамырлары авырулары Россиядә  хәзер эпидемия рәвешен ала бара, - дип белдерә. - Гадәттә, тәмәке тарту, симезлек, шикәр авыруы шундый нәтиҗәгә китерә дип каралса да, моңа сәбәпче буларак социаль факторларны аерып күрсәтү дә кирәк: инвалидлык, ялгызлык (ягъни никахта тормау, гаиләсез яшәү), аз керемлелек, белем дәрәҗәсе түбән, шул исәптән медицина ягыннан хәбәрдарлыкның түбән булуы, алкогольгә бирешү, депрессия хәлендә яшәү һәм стрессларның югары булуы», - дип басым ясап әйтә профессор. Аның фикеренчә, балык, яшелчә кебек ризыкларның көндәлек рационда аз булуы, ашамлыкларга артык тоз кушып ашау да шулай ук әлеге авыруларга китерә.
Искәртеп үтәбез: Мәскәү - Ярославль – Самара – Волгоград – Сарытау - Тольятти - Казан - Чабаксар - Түбән Новгород - Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итә торган «Сәламәт йөрәк» экспедициясе Татарстан башкаласында 3 июнь көнне дә 10-20 сәгатьләрдә казанлыларны кабул итә, ә аннары Чувашстанга юл ала.