“Авыл хуҗалыгы комплексын үстерү” проектына күзәтчелек итүче комиссия утырышы уза

Утырышның көн тәртибенә ТР Прокурорының “Илкүләм проектлар турында”гы мәгълүматы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексында хуҗалык алып баруның кече формалары вәкилләре мөрәҗәгатенә бәйле мәсьәләләр чыгарыла
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советында “Авыл хуҗалыгы комплексын үстерү” илкүләм өстенлекле проектына күзәтчелек итү өчен төзелгән комиссия агымдагы елның 5 нче июнендә чираттагы утырышын уздыра. ТР парламентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышның көн тәртибенә ТР Прокурорының “Илкүләм проектлар турында”гы мәгълүматы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексында хуҗалык алып баруның кече формалары вәкилләре мөрәҗәгатенә бәйле мәсьәләләр чыгарыла.