Казанда Россия шәһәрләре берлегенең кулланучылар базары үсеше мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе ачылды

Казанда Россия шәһәрләре берлегенең кулланучылар базары үсеше мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе ачылды

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген Казанда Россия шәһәрләре берлегенең "Кулланучылар базары" секциясенең Бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Анда 30дан артык шәһәрдән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Калуга, Северодвинскидан 300дән артык вәкил катнаша.

Россия шәһәрләре берлегенең "Кулланучылар базары" секциясе кулланучылар базарында җирле үзидарә органнарының бердәм икътисади сәясәтен оештыру, шәһәрләр белән тәҗрибә уртаклашу, шулай ук төрле дәрәҗәдәге хакимият органында кулланучылар базарының субъектлары мәнфәгатьләрен тәкъдим итү максатыннан оештырылган. Кагыйдә нигезендә, секциядә катнашучылар - шәһәр хакимияте, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм эшмәкәрләр - бер елда дүрт тапкыр очраша. Казанда бу - 28нче киңәшмә. Аның темасы - "Казанда кулланучылар базары һәм хезмәте өлкәсе үсеше. Тармак үсешен регламентлаштыручы норма-хокук базасының камилләшүе". РФ Дәүләт Думасы депутаты Петр Щелищ фикеренчә, закон чыгаручы югары органнар кулланучылар базары үсешенә җитәрлек игътибар итми. Дәүләттән игътибар таләп итәргә дә һәм кулланучылар хезмәте базарында катнашучыларның үзләренә инициатива күрсәтергә һәм эшләргә була, дип саный ул.

Секциянең рәисе, Екатеринбург хакимияте башлыгы урынбасары Виктор Контеев сүзләренчә, очрашуда тармак белән норма-хокук буенча идарә итүдән тыш, аерым алганда, "РФда эчке сәүдә турындагы" Федераль закон кабул итү өстенлекләре, административ реформа буенча фикер алышу булачак.

3 июньдә тәмамланачак киңәшмә кысаларында Россия шәһәрләрендә кулланучылар хезмәте өлкәсендә идарә итү, тауар билгеләре үсеше юллары, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа технологияләр куллану кебек актуаль мәсьәләләр дә каралачак.