Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңүчеләрне “Сабантуйлар батыры” кубогы көтә
Җиңүчеләрне “Сабантуйлар батыры” кубогы көтә
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Мәскәүнең “Нижгар татарлары якташлыгы” һәм Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы редакциясе милли спорт төрен яклау, пропагандалау, яшь көрәшчеләр тәрбияләп үстерү һәм милли бәйрәмнәребезнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан “Сабантуйлар батыры” дигән кубокны гамәлгә кертә. Бу кубок Сабан туйларында көрәшеп иң күп балл җыйган батырга елга бер тапкыр биреләчәк.
Мәсәлән, “Сабантуйлар батыры-2005” исеменә лаек булачак спортчы Түбән Новгород өлкәсе авыллары, районнары, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Сабантуйларында көрәшеп җыйган баллар буенча билгеләнәчәк. Баллар болай исәпләнә: 1нче урын – 3 балл, 2 – 2 балл, 3 – 1 балл. Иң күп балл җыйган көрәшче, авырлык категориясенә карамастан, кубок, диплом һәм акча белән бүләкләнәчәк.
Бүләкләү Сабантуйлар узгач, Мәскәүдәге “Түбән Новгород татарлары якташлыгы”ның киңәйтелгән утырышында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз