news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

Ветераннарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

(Чаллы, 2 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Фоатова). Чаллыда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сугыш ветераннары Равил Нуриәхмәтов һәм Мифтах Нуртдиновка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды.

Мифтах Әнсәп улы Нуретдинов 1943 елда фронтка алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә ул фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант хәрби дәрәҗәсе алган. Сугыштан соң өч ай Житомирда яшәгән, аннан Германиядә хезмәт иткән. Мифтах Әнсәп улы туган якларына 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. 

1973 елда Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә килә. Камгэсэнергострой СМУ-1дә экскаваторчы булып намуслы хезмәт итә. 1978 елда пассажирлар транспорты предприятиесенә күчә, анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Бүгенге көндә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.

Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов исә ветераннарны өйләренә барып котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшинны котларга 19 нчы мәктәп укучылары да килде. Укучылар ветераннар яшәгән фатир ишекләре янында «Кызыл Йолдыз» акциясе үткәрделәр. Тыл хезмәтчәннәре Разия Шәмсетдинова һәм Анна Буянова өчен 33 нче һәм 37 нче мәктәп укучылары милли киемнәрдә Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрдәшләргә туган телләрендә шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр. Малайлар һәм кызлар бүгенге аяз күк йөзе, имин тормыш өчен әби-бабайларга рәхмәт әйттеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100