news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аналитиклар май аенда бәяләр үсешен 4,7-5,2 процент тирәсендә булыр дип фаразлый

Май нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 5,7 процент тәшкил итәчәк.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Май нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 5,7 процент тәшкил итәчәк. Аналитиклар сораштыруы нигезендә РИА Новости төзегән консенсус-фараздан шулай күренә.

Росстат мәгълүматларына караганда, илдә инфляция узган елның июнендә, коронавирус чикләүләрен бетергәннән соң, тизләнә башлаган. Шул ук вакытта рубльның йомшаруы һәм кайбер азык-төлеккә бәяләр арту фонында ул быел март азагына 5,8 процентка кадәр җиткән.

Россия Банкы элегрәк фаразлаганча, быелның икенче кварталында илдә инфляция беренче квартал күрсәткечләренә якын булачак, ә аның тотрыклы үсеше икенче яртыеллыкта көтелә. Ел нәтиҗәләре буенча регулятор бәяләр үсеше темпларын  4,7-5,2  процент диапазонында, ә инфляциянең 4 процент тирәсендәге максатчан күрсәткечкә әйләнеп кайтуын киләсе ел уртасында көтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100