news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә

1 майдан 5 майга кадәр Россия халкын озын ял көннәре көтә.

Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Әлеге атна агымдагы елның иң кыска эш атнасы булачак. Ул нибары ике көн - 29 һәм 30 апрель генә дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтендә искә төшерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

"<...> Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итү һәм бәйрәм ял көннәрен күчерү уңаеннан россиялеләрне озын яллар көтә, алар 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк", – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Озын яллардан соң өч эш көне, ә аннары Җиңү көне уңаеннан 9-12 май көннәрендә дүрт ял көне булачак.

30 апрель бәйрәм алды көнендә биш көнлек график буенча хезмәт итүчеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot