1 майда Баулыда теләкләр язылган 700 шар очырдылар

"Һәркемнең хезмәте тиешенчә бәяләнсен", - диде район башлыгы.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Баулыда 1 май көнне күккә 700 шар очырдылар. Бу хакта "Хезмәткә дан" газетасы яза. 

Бәйрәм көнне шәһәрнең гашыйклар паркына 700 дән артык кеше җыелды. 

Баулыда 8 мең кеше эшли. Аларның күпчелеге нефтьчеләр - 1357. Мәгарифтә 1400, транспортта 830, сәламәтлек саклау өләсендә 654, авыл хуҗалыгында 320 кеше эшли. 

"Һәркемнең хезмәте кирәкле булсын һәм тиешенчә бәяләнсен!" - диде район башлыгы Рамил Гатиятуллин. 

Бәйрәмне алып баручылар шәһәр халкына теләкләрен кәгазьгә язарга тәкъдим иттеләр. Теләкләрне, төрле төстәге шарлар белән күккә очырдылар.