Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Руслан Харитонов вакытлыча Чаллы тикшерү бүлеген җитәкләячәк
Озак вакытлар Руслан Харитонов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә тикшерүче-криминалист вазифасында эшләгән.
(Чаллы, 2 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Руслан Харитонов билгеләнде. Ул моңа кадәр бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган.
Руслан Харитонов автошәһәргә узган елда тикшерү комитетының элеккеге җитәкчесе Илдар Нурмөхәммәтов чакыруы буенча күчте. Элегрәк ул Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә тикшерүче-криминалист булып эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, суд Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлеге җитәкчесе Камил Халиевны һәм аның урынбасары Илдар Шакировны вазифасына кире кайтарды. Берникадәр вакыттан Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Чаллы тикшерү комитеты башлыгы Илдар Нурмөхәммәтовны эштән азат итү турындагы боерыкка имза куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз