news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшүсмерләр метро станциясе түбәсенә менгән (видео)

Метрополитен полициясе балалар йөргән түбә тирәсен тикшерә.

Казанда яшүсмерләр метро станциясе түбәсенә менгән (видео)
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген кич «Кәҗә бистәсе» метро станциясе түбәсенә 2 яшүсмер егет менеп йөгереп йөрде.

Букчаларыннан күренгәнчә, егетләр мәктәп укучыларына охшаган. Алар түбәнең иң биек урынына йөгереп барып аска таба карап торды. «Татар-информ» хәбәрчесенең видеога төшергәнен күргәч, балалар тиз генә сикереп төште һәм качты.

Метрополитен полициясе яшьләр менгән түбә тирәсен тикшерергә китте.

«Әлегә комментарий бирә алмыйбыз. Хәзер тикшереп киләм. Әйтүегез өчен рәхмәт», — диде хокук саклаучы «Татар-информ» хәбәрчесенә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100