news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның азык-төлек компанияләре эшкә хезмәткәрләр чакыра

Вакансияләрне Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Жар-Свежар», «Зельгрос», «Бәхетле» һәм «Эдельвейс» пекарнялары тәкъдим итә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары республика халкына төрле тармакларда 38,9 мең вакансия тәкъдим итә. Сәүдә компанияләре һәм пекарнялар ашыгыч рәвештә сатучылар һәм илтеп бирү хезмәте белгечләрен эзли. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге вазгыятьтән барыннан да элек, кече бизнес, кунакханә, туристлык һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе зыян күрде. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Хөкүмәте республиканың барлык муниципаль районнарында, оешмаларда һәм предприятиеләрдә хезмәт базарындагы вазгыятьне игътибар белән күзәтә», — диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә товарлар һәм азык-төлек китерү хезмәтләрен ачкан предприятиеләрдә хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур.

Казанның «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ 33 вакансия тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8 927 043 72 52, (843) 533-36-02 ( к 104), 8 987 296 04 98;

«Лабиринт-Волга» ҖЧҖ - 29 вакансия, тел.: 8 927 241 15 72;

«Тәмле ризык» ҖЧҖ («Вкусная еда») - 10 вакансия, тел.: 8 967 770 81 64;

«Эдельвейс» СК АҖ - 10 вакансия, тел.: (843) 203-58-20;

«Консалт-Сервис» ҖЧҖ («Жар-Свежар» пекарнясы) - 21 вакансия, тел.: (843) 207-29-19;

«Мебельград» ҖЧҖ - 7 вакансия, тел.: (843) 511-97-25;

"Союз Изге Иоанн Воина" ҖЧҖ («Верный» кибетләре челтәре) - 12 вакансия, тел.: (843) 524-75-45 (өстәмә 16031 номеры);

«Әни әзерләде» («Мама приготовила»)ҖЧҖ - 6 вакансия, тел.: 8 909 686 46 06;

«Зельгрос» ҖЧҖ - 12 вакансия, тел.: (843) 567-32-37;

«Бәхетле-1» ҖЧҖ - 109 вакансия, тел.: (843) 210-06-52, 537-76-39(доб. 355).

«Россиядә эш» («Работа в России») порталына дәүләт тарафыннан тикшерелгән меңләгән актуаль вакансияләр җыелган. Ресурста инвалидлар өчен эш эзләү мөмкинлеге бар, ә эш бирүчеләр биредә үзләренә яраклы белгечләр һәм хезмәткәрләр таба ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100