Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Танеко»да эшләүче яшьләр компаниянең лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәчәк
Алар штабка азык-төлек сатып алу яки коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итү һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Танеко» комплексының ярдәмгә мохтаҗ һәр ветеранына корпоратив волонтерлар ярдәм күрсәтәчәк. «Татнефть» ГАҖнең бу инициативасы «Танеко»ның профсоюз һәм яшьләр комитеты җитәкчелеге тарафыннан яклау тапты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Танеко»да бүгенге көндә 178 пенсионер исәпләнә, алар штабка азык-төлек сатып алу яки коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итү һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала. Алга таба кабул ителгән гаризалар цехларның яшьләр оешмаларына җибәреләчәк.
Яшь хезмәткәрләр компаниянең лаеклы ялда булган кешеләренә һәм «Танеко» хезмәткәрләренең өлкән яшьтәге әти-әниләренә дә ярдәм күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз