news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада кошлар өчен 170 оя ясаганнар

Чара ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көненә багышланды.

Сабада кошлар өчен 170 оя ясаганнар
saby-rt.ru

(Саба, 2 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). «Саба укыту-тәжрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 оя ясаган һәм агачларга элеп куйганнар. Чара ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көненә багышланды.

«Кошлар — урман докторлары. Урман хуҗалыгында алар өчен оялар ясауга игътибар зур. Без әлеге чараны кошлар көне билгеләп үтелә башлаганчы да зурлап үткәрә идек. Кош ояларын урманчылар үзләре йорт шартларында ясыйлар, мәктәп урманчылыкларын җәлеп итәләр», — ди урманнары саклау инженеры Зоя Мултанова.

Ясалма оя урнаштыру эшләре кошларның санын һәм төрләрен саклау, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатларында башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100