news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте

Чараны үткәрүнең яңа срокларын РФ Хөкүмәте билгеләячәк.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Росстат коронавирус Covid-19 пандемиясе аркасында Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Чараны күчерү халык санын алу сыйфатына һәм нәтиҗәләренә йогынты ясамаячак, дип билгеләп үтелә.

Инфраструктураны һәм мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү җиһазларын әзерләүне пандемия шартларында алып бару яхшы карар түгел, диләр ведомствода. Авыру таралу Россиядә генә түгел, АКШ, Кыргызстан һәм Бразилиядә дә үзгәрешләр кертте.

Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүнең яңа срокларын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Элегрәк ул 2020 елның 1-31 октябрендә узар дип ниятләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100