news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хуплаган бушлай азык-төлек китерү проекты эшли башлады

Беренче чиратта Сovid-19 йоктыру куркынычы зур булган төркемдәге өлкәннәргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов хуплаган бушлай азык-төлек китерү проекты эшли башлады
пресс-служба маркетплейса KazanExpress.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда өйгә бушлай азык-төлек җыелмалары китерү проекты эшли башлады, элек ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән иде. Бу хакта «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты-KazanExpress маркетплейсы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның беренчел максаты — коронавирус буенча куркыныч төркемендә булган республика халкына ярдәм итү. Беренче бушлай азык-төлек җыелмаларын нәкъ менә әлеге кешеләр алачак.

«Хәзерге вакытта 1,5 мең сумлык 20 позициядән торган (ярма, макарон, он, май, тәм-том, чәй, гигиена чаралары) 1 мең җыелма җибәрергә әзер. Беренче чиратта, азык-төлек җыелмасы Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы биргән исемлекләрдәге өлкән яшьтәге кешеләргә җибәрелә. Шушы арада меценатлардан алынган акчага тагын 10 мең тирәсе бушлай азык-төлек җыелмасы сатып алу планлаштырыла», — ди оештыручылар.

Проектка теләге булган һәр кеше ярдәм итә ала — иганәне проектның stop-corona.kazanexpress.ru рәсми сайтында күчерергә була. Оештыручылар бушлай азык-төлек җыелмалары ясаганда санитар куркынычсызлыкның барлык катгый чаралары да үтәлә, дип искәртә.

«Хәзерге вазгыятьтә иң аз якланган гражданнарга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү мөһим. Шуңа күрә без Рөстәм Нургалиевич һәм Татарстанның онлайн-ретейлерлары вәкилләре белән очрашуда безнең инициативаны әйттек», — ди KazanExpress маркетплейс компаниясенә нигез салучы Линар Хөснуллин.

«Шуннан соң проект компанияләрдән ярдәм алды һәм аны тормышка ашыру мөмкин булды — кемдер акча күчерде, кемдер логистика белән ярдәм итәргә әзер. Өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәргә һәм Татарстанның барлык халкын проектта катнашырга чакырабыз. Хәзер бергә булу һәм бер-береңә ярдәм итү бик мөһим», — дип йомгак ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100