news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Татарстанда изоляция чорында алкоголь сатуны чикләү мәсьәләсе тормый

«Бүген республикада көн тәртибендә андый сорау юк», — диде ул.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Covid-19 таралу аркасында изоляция вакытында Татарстанда алкоголь сатуны чикләү мәсьәләсе тормый. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Белгәнемчә, мондый тәҗрибә бер төбәктә генә кертелгән. Бүген республикада көн тәртибендә андый сорау тормый», — дип әйтте.

Красноярск крае изоляция режимында исерткеч эчемлекләрне сатуны чикләгән. Кичке 18.00дән иртәнге 10.00га кадәр алкоголь сатмау турында тыю кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100