420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда балалар онкологиясе, хирургия һәм гематология үзәген төзү 650 млн сумга төшәчәк дип фаразлана. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләргә, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауга финанслау лимиты - 650 млн 261 мең 764 сум», — дип билгеләп үтелә тендер документларында.
Проектлана торган корылма Балалар Республика клиник хастаханәсе биналары комплексының бер өлеше булачак. Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге онкология белән авыручыларга озак вакытлы стационар режимда медицина ярдәме күрсәтәчәк. Шулай ук үзәк составына лаборатория һәм кан җибәрү бүлеге дә керәчәк.
Бина 100 урынга исәпләнгән. Акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.