news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляция шартларында Татарстанның 14 шәһәрендә керү һәм чыгару аерым тәртиптә

Росгвардия һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең документларын һәм эштән рөхсәт биргән белешмә булу-булмавын тикшерә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус аркасында изоляция шартларында Татарстанның ундүрт шәһәрендә керү һәм чыгару аерым тәртиптә башкарыла. Бу хакта онлайн-брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Бу Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Баулы, Зәй, Менделеевск шәһәрләре. «Хокук сакчылары һәрбер машинаны тикшерү озак вакытны сорый, шунлыктан машиналар күпләп җыелып тора», — диде Лилия Галимова.

Ул Росгвардия һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең документларын һәм эштән белешмә булу-булмавын тикшергәнен әйтте. «Хокук саклаучылар белешмәләрне тикшерә, шик тудырса, кеше чыннан да анда эшлиме икәнен ачыклаганчы белешмәне үзләренә ала», — диде.

Лилия Галимова әйтүенчә, коронавирус турында соцчелтәрләрдә җиде ялган хәбәр ачыкланган. Карантин режимы кысаларында 61 хокук бозу теркәлгәнен әйтте. Ул ТР Хөкүмәтенең 234 Карарының 5нче пунктында гомуми изоляция турында язылганын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100