news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста карантинда утыручы өлкәннәр волонтерлар ярдәменнән куллана башлаган

Районда барлыгы 168 волонтер хезмәт күрсәтә.

Апаста карантинда утыручы өлкәннәр волонтерлар ярдәменнән куллана башлаган
http://apastovo.ru/

(Апас, 2 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районында барлыгы 7 кеше «Кайнар линия» телефонына шалтыратып, волонтерлар хезмәтеннән кулланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Районда барлыгы 168 волонтер хезмәт күрсәтә. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм итә. „Кайнар линия“ телефонына кергән мөрәҗәгатьләр көн дәвамында үтәлә», — дип белдерде район халыкны социаль яклау үзәге белгече Светлана Салаватуллина.

Районда барлыгы 7 кеше «Кайнар линия”телефонына шалтыратып, волонтерлар хезмәтеннән кулланган.

Районда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә (884376)21-0-80 «Кайнар линия» телефоны ачылды. Ул «Рассвет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100