Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа буын ракеталы корабль төзиләр
Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков боерыгы белән корабльгә «Грайворон» исеме бирелгән
(Мәскәү, 2 апрель, «Татар-информ», Ольга Пушко). 10 апрельдә Яшел Үзән суднолар төзү заводында 21631 проектлы кече ракеталы корабль сериясе гамәлгә куела башлый. Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков боерыгы белән корабльгә Белгород өлкәсенең Грайворон шәһәре хөрмәтенә «Грайворон» исеме бирелгән.
Яшел Үзәннең әлеге заводы Хәрби-диңгез флоты өчен «Град Свияжск», «Углич» һәм «Великий Устюг» кече ракеталы корабльләрен төзегән иде. Хәзер шул ук проекттагы «Серпухов», «Вышний Волочек», «Зеленый Дол», «Ингушетия» һәм «Орехово-Зуево» корабльләре төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз